Меню сайта
Поиск по сайту
Форма входа
Логин:
Пароль:
Статистика сайта

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Сайт начал работу 03.08.2012 г.
Главная » 2014 » Июнь » 24 » Юрмиязбашта динле халык яши
09:23
Юрмиязбашта динле халык яши
Тәтешле районының Юрмиязбаш авылындагы мәчет әле узган елда гына менә ташландык хәлдә иде. Майда, район хакимияте, авыл Советы җитәкчеләре, дин әһелләре, авыл халкы җыелып, аның язмышын хәл итте. Мәчетнең нәкъ йөз еллыгын билгеләгән ел иде ул. “Тарихи һәм дини мирасыбызга мондый караш һич килешми. Иман йортын тергезергә кирәк. Йөз ел торган, Ходай кушса, әле тагын йөз ел торачак”, — дигән иде ул вакытта Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.

Ул сүзләрен җилгә ташламады. Шул вакыттан алып, ачы көзгә кадәр төзекләндерү эшләре барды. Район хакимияте, авыл Советы, Карл Маркс исемендәге хуҗалык — барысы да, көченнән килгәнчә, тырышлыгын салды. Аеруча авыл эшкуары Урал Мортазинның ярдәме зур булды. Ул — тыйнак кеше, матди чыгымнар турында сөйләп бармый, әмма авыл Советында аның өлеше саллы булуын ассызыклыйлар. Авыл халкы да өмәгә чыкты, кирәк чакта яше-карты – барысы да булышты. Урал Әлиф улы Казаннан мәчеткә ай эшләтеп кайтартты, ул манарага урнаштырылды. Билгеле булуынча, искене төзәтү яңаны салганнан да авыррак, тик, шулай булуга карамастан, егетләр тырышып, барлык күңелен салып эшләде.

Һәм менә көткән көн җитте. Ничә еллардан соң, мәчеттән манарага оялаган каргалар тавышы түгел, ә моңлы азан яңгырады. Нефтекама шәһәре имам-ахуны Сабирҗан хәзрәт, Күрдем авылы мәхәлләсе рәисе Мәгъдән хәзрәт, башка районнардан килгән дин әһелләре тергезелгән мәчеттә Коръән укыды.

— Бердәм көч белән мәчеткә янә кот керде, бик зур эш эшләнде. Авыл халкы бик бердәм, тату булып чыкты, минем аларга зур рәхмәтемне җитке-рәсем килә, — диде район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, мәчет ихатасында җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп. Ә юрмиязбашлылар, киресенчә, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтергә ашыкты.

Рушан Кадим улы, мәчетне котлап, бүләкләрен тапшырды. Районның элекке җитәкчесе Ринат Закиров, кулланучылар җәмгыяте рәисе Дамир Әрмәншин да, җылы сүзләр әйтеп, авыл халкын котладылар. Яңа сафка кергән мәчетнең имамы итеп шушы авылда туып-үскән Фирус Шакиров тәгаенләнде. Ул, озакка сузмыйча, эшләрне җанландырып та җибәрде, шул җомгада ук кечкенә авылдан унҗиде кеше намазга җыелды. Бу тантаналы вакыйганы ишетеп, күрше авылда, район үзәгендә яшәүче авылдашлар да туган авыллары Юрмиязбашның тарихи мәчетенә намазга ашыкты.

...Кайчандыр мескен хәлгә төшеп утырган мәчет бүген, яңа манарасы белән балкып, тирә-якның яме булып тора. Аның ишекләренә башкача йозак эленмәвен телик.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы
Просмотров: 414 | Добавил: kurdim | Рейтинг: 0.0/0
Главная Регистрация RSS
Приветствую Вас, Гость